Понедельник, 28.05.2018, 10:40
Приветствую Вас Гость | RSS

Персональный сайт учителя математики

Статистика

Онлайн всего: 1
Гостей: 1
Пользователей: 0
Сайт турында белешмә
 

      Математика укытучысы Зарипов Фәнил Закир улы сайтына рәхим итегез. Бу сайт 2014 нчы елның язында эшләнә башланды. Биредә мин  мәктәптә мәгълүмати технологияләрне куллануга юнәлдерелгән материалларны урнаштырырга уйлыйм.

Сайт математика укытучыларына юнәлдерелгән. Шул исәптән әти - әниләргә һәм класс җитәкчеләренә файдалы булган материаллар да урнаштырылачак. 

Сайтта түбәндәге материалллар урын алачак: 

  • 5- 9 нчы класслар өчен математиканың база курсы темалары буенча материаллар һәм дидактик материаллар. 
  • Математика фәне буенча материаллар һәм дидактик материаллар. 
  • Белемнәрне тестлар ярдәмендә тикшерү өчен материаллар 
  • Педагогик тәҗрибә, фәнне укыту буенча алдынгы педагогларның тәҗрибәләре һәм фикерләре 
  • Аналитик материаллар. 

Минем сайтымдагы материаллар сездә кызыксыну уятыр дип уйлыйм!

Фамилия, исем, әтисенең исеме: Зарипов Фәнил Закир улы

Белемем: югары

Белгечлегем: математика укытучысы

Уку йорты, бетерү вакыты: Казан дәүләт педагогия институты, Казан шәһәре, 1984 нче ел, физика - математика факультеты

Квалификацион категория бирелү вакыты: беренче, 2008 нче ел.

Эш стажы: 29 ел

Үземнең педагогик эшчәнлегемне Аксубай районы Такталы авылында математика укытучысы буларак башлап җибәрдем. Хәзерге көндә дә шушы мәктәптә белем һәм тәрбия бирәм. 1993 нче елда икенче квалификацон категориягә аттестацияләндем, ә 2008 нче елдан - беренче категорияле.

 
 

Материалов нет

 

 

Форма входа
Календарь
«  Май 2018  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
 123456
78910111213
14151617181920
21222324252627
28293031

i
Бесплатный конструктор сайтов - uCoz